Лениногорск балалар музыка мәктәбенең скрипка бүлеге укытучылары һәм укучылары Халыкара җәйге мәктәптә катнаштылар

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

1 июньнән 8 июньгә кадәр Лениногорск балалар музыка мәктәбенең скрипка бүлеге укытучылары һәм укучылары «Play with joy»Халыкара җәйге мәктәбендә катнашты. Әлеге проект Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында граждан җәмгыятен үстерү максатыннан үткәрелә.

Атна дәвамында укучылар, музыкаль уку йортлары укытучылары һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән музыкантлар-һәвәскәрләр белән Санкт-Петербург консерваториясе каршындагы ССМның әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнде. Шулай ук җәйге мәктәп укытучылары сыйфатында Удмурт дәүләт филармониясе артистлары һәм кыллы ансамбль солистлары да бар иде.

Проект нәтиҗәләре буенча хисап концерты булды, анда Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучылары да катнашты: Хәсәнова Розалия Әхмәдулла Кызы, Хәмитова Әлфия Рамил кызы, Борисова Валентина Анатольевна, укучылардан: Усманова Мәликә, Слабодина Даниэлла, Борзова Татьяна, Әхмәтҗанова Ралина, Борзова Татьяна, Ямаева Рамина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International