Лениногорск районының 19 егет армиягә китте

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген, 19 егет Россия армиясе сафларына китте. Озату иртә таңнан хәрби хезмәткә чакыру пунктыннан узды.
Медицина комиссиясен узган хәрби хезмәткә чакырылучылар төрле гаскәрләргә бүленә. Алар берничә: коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр, Хәрби-Диңгез Флоты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Һава десант гаскәрләре. Булачак солдатларның төгәл бүленеше соңрак билгеле булачак.

Язгы чакырылыш 1 апрельдә башланды һәм 15 июльдә тәмамлана.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңышлы һәм җиңел хезмәт итүләрен телик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International