Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Галиуллин Габдулла Гатаулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул Шөгер авылында туган. 1946 елда Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен колхозда намуслы хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.
Сугыштан соң бораулаучы булып эшли, көн саен 12 километр җәяүләп скважинага йөриләр.
УПНП и КРСта кранда 20 елдан артык эшли, аннан пенсиягә китә. Пенсиядә умартачылык белән шөгыльләнгән . Аның балы бөтен әйләнә-тирәдә дан тоткан.
Хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның 4 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Алар барысы да юбилей көнендә әтиләрен һәм бабаларын хөрмәтләделәр.
Котлауда предприятие һәм 6 нчы ТОО профкомы катнашты. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән ветеранны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул юбилярга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.