Вебинар узачак

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «Махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга чакыра.

Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Трансляция барышында спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге дә тормышка ашырылачак. Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен :

• сылтама буенча күчәргә:https://w.sbis.ru/webinar/84689066-7585-4990-9499-e05cef939036 

• ачылган биттә «катнашачакмын» төймәсенә басып, чарага теркәлергә кирәк;

• вебинар алдыннан ссылканы ачарга һәм вебинарга "кушылырга".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International