Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Аннары предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык таләпләрне үтәргә. Халыкка куркынычсыз ял итү темасына мәгълүмат бирү, профилактик рейдларны дәвам итү кебек бурычлар куелды.
2. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү. Урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан читарту һәм үлән чабу эшләрен дәвам итәргә.
3. Лениногорск муниципаль районында балаларның җәйге ялын оештыру.
4. Диспансерлаштыру эшен дәвам итәргә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга.
5. Район башлыгы газета – журналларга, бигрәк тә җирле басмаларга-Лениногорские вести һәм Заман сулышы газеталарына язылу эшен активлаштырырга кушты.