Лениногорскилылар муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының ирләр командалары арасында волейбол турнирында катнаштылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залында муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының ир-ат командалары арасында волейбол турниры булып узды.

Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 12 команда, спорт һәм актив яшәү рәвешен яратучы 120ләп спортчы катнашты. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов җитәкчелегендәге муниципаль хезмәткәрләрдән һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан торган лениногорскилылар командасы 5 уен үткәрде, аларның 3-сендә җиңде.

Турнир нәтиҗәләре буенча Лениногорск командасы 12 команда арасында 6 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International