Безнең шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика конференциясендә катнашты

2022 елның 3 июне, җомга

Безнең шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре Алабуга шәһәрендә узган Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика конференциясендә катнаштылар.

Конференция эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары урынбасарлары, республиканың 457 территориаль иҗтимагый үзидарәсе вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә республика территориясендә иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм бурычлары, шул исәптән республикада дәүләт ярдәме һәм эш тәҗрибәсен тарату турындагы мәсьәләләр чыгарылды.

Конференция кысаларында балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнашу һәм шәһәрнең тарихи урыннарына экскурсия оештырылды.

Эш тәҗрибәсе белән Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт территориаль иҗтимагый үзидарәләре вәкилләре уртаклашты. Лениногорск шәһәренең 12 нче ТОС эше турында рәис урынбасары Ирина Трищанкова сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International