2012 елның 31 маенда Октябрьский шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, BAXI компаниясе призына грек-рим көрәше буенча X ачык турнир узды. Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Оренбург өлкәсе һәм Новороссийск шәһәре көрәшчеләре катнашты.
3 нче мәктәпнең грек-рим көрәше бүлеге укучылары яхшы көрәш үрнәкләре күрсәттеләр. Зубаровский Макар үз үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Турнирның көмеш призерлары-Марданшин Илмир, Вәлиәхмәтов Камил һәм Никифоров Станислав. Турнирның бронза призеры-Власов Артем булды.
1 июньдә Яр Чаллыда "Профит" компанияләр төркеме призларына балаларны яклау көненә багышланган көрәш фестивале узды. Анда Татарстан Республикасының ун шәһәреннән 130 көрәшче катнашты. Лениногорскида грек-рим көрәше бүлеге көрәшчеләре Иванов Кирилл һәм Сәләхов Илназ үз үлчәү категорияләрендә (62 кг. га кадәр һәм 68 кг. га кадәр) көмеш медальләр яулады.
Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт уңышлары телибез.