"Исток-Башлангыч" үзәге белгече "Дан парклары буйлап виртуаль сәяхәт" дигән дәрес үткәрде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь көнне «Парковый ритрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хәбирова Альбина «Дан парклары буйлап виртуаль йөрү»дигән темага дәрес үткәрде. 

Дәрес социаль хезмәт алучылар өчен өйдә үткәрелде. Мондый виртуаль чара өлкәннәр тормышын яңа хис-кичерешләр белән тулыландыра. 

Чарада 4 социаль хезмәт алучы катнашты. Өлкән кешеләр видеодан канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, уңай энергия тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International