Лениногорскида "Сайлаучылар наказларын үтәү буенча эш барышы турында" түгәрәк өстәл узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында «Сайлаучылар наказларын үтәү буенча эш барышы турында» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.

Аның эшендә Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

«Асылда, без депутат корпусының сайлау компанияләре наказларын үтәүгә турыдан - туры йогынты ясавының методологик базасын формалаштырабыз», - дип ассызыклады Александр Тыгин.

Эшче төркемнәр барлыкка булдырылып, алар муниципалитетларда заказларның ничек тормышка ашырылуын өйрәнү һәм республика яки федераль дәрәҗәләрдә хәл ителергә тиешле гомуми, системалы проблемаларны ачыклау максатыннан районнарга чыгалар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Минем депутат» онлайн - проекты һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге адресына мобиль кабул итү бүлмәләре аша сайлаучылар тарафыннан 114 наказ һәм тәкъдим кергән, 80 наказ (тәкъдим) үтәлгән, бу 70% тәшкил итә.

Наказлар муниципаль берәмлекләрнең иң актуаль проблемаларын чагылдыра. Лениногорскилылар еш кына юлларны ремонтлау һәм төзү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, территорияне төзекләндерү, маршрут автобуслары һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Сайлаучылар куйган мәсьәләләрне хәл итү хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган муниципаль, республика һәм федераль программалар кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләре территориясендә сорауларның бер өлеше үзара салым акчасына хәл ителә. Шулай ук соңгы өч елда 12 илкүләм проект буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International