29 май көнне Лениногорск шәһәренең "Ихлас" мәчетендә Татарстан Республикасы мәчетләре каршындагы дәресләрдә катнашучылар арасында «Гыйлем нуры» дигән интеллектуаль викторина узды.
Әлеге чараның максаты-традицион исламны популярлаштыру,шулай ук туган телне һәм милли традицияләрне саклау. Анда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Кукмара, Бөгелмә, Ютазы, Мөслим, Алабуга, Сарман, Лениногорск районнары һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән командалар катнашты.
Быел беренчелеккә Сарман районы командасы лаек булды, күчмә Кубок бер елга аларга тапшырылды. Барлык катнашучылар да призлар һәм грамоталар алдылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.