Бүген Йосыпов Мират Зиатдин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Сырышбаш авылында туган. 11 бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туган ул.
Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. 1948 елда Уфа Геологоразведка техникумын «Геофизик-промыселчы» белгечлеге буенча тәмамлый һәм Лениногорск шәһәренә «Татнефтегеофизика»предприятиесенә җибәрелә. Ул күп еллар георазведкада эшли, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, күп кенә җитәкчеләр өчен остаз булып тора.
Хатыны белән 75 ел гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бер уллары физика-математика фәннәре кандидаты, ә икенчече биология фәннәре докторы. Ветеранның 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул бик күп бүләкләргә, исемнәргә лаек булган.
Ветеранны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТНГ-Ленгис җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге вәкиле һәм ТОС рәисе урынбасары котладылар.
Гөлфирә Мәҗитовна ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.