Лениногорск районында «Яңа ел әкияте» акциясе

2021 елның 24 декабре, җомга

22 декабрьдә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары тарафыннан оештырылган «Яңа ел әкияте» акциясе старт алды. Бүләкләр Лениногорск муниципаль районы администрациясе тарафыннан бирелде.

Һәр балага елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итеп, Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны котларга ашыктылар. Барлык балалар да Яңа ел бүләге алды.

Балалар, үз чиратларында, шулай ук, аларга шигырьләр укыдылар һәм Яңа ел җырларын җырладылар. Әти-әниләр күрсәтелгән игътибарга бик рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International