Лениногорскида әзербайҗан диаспорасы якынлашып килүче Яңа ел һәм әзербайҗаннар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы хәйрия ашы уздырды

2021 елның 24 декабре, җомга

«Бирлик» («бердәмлек») оешмасы ветераннар, өлкәннәр, күп балалы әниләр һәм табиблар өчен хәйрия ашы үткәрде.

Чара "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салудан башланды. Бөек Ватан сугышы темасы – Әзербайҗан өчен аеруча мөһим. Бу дәүләтнең 700 меңгә якын кешесе сугышта катнашкан, шуларның яртысыннан артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. «Бирлик» әзербайҗан диаспорасы, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре һәм ветераннар Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.

Очрашу ветераннар, өлкән буын кешеләре, күп балалы әниләр һәм медицина хезмәткәрләре өчен оештырылган хәйрия ашында дәвам итте. Анда мөхтәрәм кунаклар: район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Социалистик Хезмәт Герое, «Татарстан Геройлары» ҖЧҖ рәисе Радик Җәләев, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины, «Россиянең Хезмәт батырлыгы" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының «кара алтын» юбилей эстафетасы җитәкчесе Марс Исхаков, Лениногорск шәһәренең мактаулы ветераны, Хезмәт Даны ордены кавалеры, «Бөек Җиңүнең Алтын эстафетасы» инициаторы Рәсим Гәрәев, нефть сәнәгатенең мактаулы ветераны, Лениногорск шәһәренең Мактаулы, «Бөек Җиңүнең Алтын эстафетасы» ның инициаторы, тарихчы-архивчыларның җирле бүлеге җитәкчесе Наил Сәйдәшев катнашты.

Әзербайҗаннар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерт программасы берничә телдә – Әзербайҗан, татар һәм рус телләрендә яңгырады. Бу бәйрәмнең төп идеясен – бөтен дөнья халыкларының бердәмлеген чагылдырды. Диаспораның яшь буыны башкаруында Әзербайҗан гимны яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International