Лениногорск микрорайоннарында Яңа ел бәйрәмнәре башланды (+график)

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәр микрорайоннарында 22 декабрь көнне территориаль иҗтимагый үзидарәләр тарафыннан оештырыла торган Яңа ел бәйрәмнәре старт алды.

4 нче ТОС һәм 1 нче ТОС бәйрәмчә бизәлгән чыршылар опекага алынган илледән артык баланы, күп балалы гаиләләрне, 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрне сөендерде. Алар өчен  бәйрәм тамашалары оештырылды. Саф һавада балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, гадәттәгечә Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы турында гына түгел, ә заманча хитлар да башкардылар.

Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм оештырылган чара өчен территориаль иҗтимагый үзидарәләргә рәхмәт белдерде. Яңа Ел бүләкләрен бәйрәмгә килгән барлык кеше алды.

Шулай ук тамашалар шәһәрнең тагын 11 микрорайонында узачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International