«Кукмара итекләре» халык иҗаты республика фестивале «ITEKFEST»

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 5 гыйнварында Татарстан Республикасының Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» («ITEKFEST») халык иҗаты республика фестивале уза. Бу чара вакыйгалар туризмында иң якты, төрле яшьтәге кешеләр өчен уникаль һәм гаять масштаблы бәйрәм булып тора.

Фестивальне уздыру Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә дә халык һөнәрчелеген, декоратив-гамәли сәнгатьне торгызу һәм саклау өчен мөһим әһәмияткә ия.

«Кукмара итекләре» традицион фестиваль – ярминкәсе киез итек җитештерүне популярлаштыру максатыннан оештырылган, аның кысаларында теләгән һәркем үз куллары белән киездән эшләнмәләр ясый, төрле кышкы уеннар – конкурсларда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International