Шәһәр һәм район Советлары депутатлары 2022 елга бюджетны икенче укылышта кабул иттеләр

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, Совет, шәһәр һәм район Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә куелган иде: Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе, 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына Лениногорск районы һәм шәһәре бюджеты, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар белән таныштырды.

Конкурс комиссиясе район Советы каравына ике кандидатура тәкъдим итте: Михайлова Зөлфия Габдулхамәт кызы – Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Санатуллин Вагыйз Самиулла улы – Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе. Район Советы Регламенты нигезендә һәр кандидатка сүз бирелде.

Район депутатларының бердәм тавышы белән Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Михайлова Зөлфия Габдулхамәт кызы сайланды.

2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына Лениногорск муниципаль районы һәм Лениногорск шәһәре бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Шәһәр һәм район Советлары депутатлары бертавыштан Лениногорск районының 2022 елга бюджетын кабул иттеләр.

Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Конкурска нәтиҗәләр 2022 елның 12 февралендә ясалачак, претендентлардан документлар 2021 елның 17 декабреннән 2022 елның 13 гыйнварына кадәр Кутузов ур., 1 йорт, 27 кабинет адресы буенча кабул ителә.

Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Хөсәен кызы Ширияздановага рәхмәт белдерде. 

Шулай ук «Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе белән Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шаһиева һәм Лениногорск районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вагыйз Санатуллин бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International