"Омикон" коронавирусының яңа штаммы турында сораулар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

1. «Омикрон» ның яңа штаммы башка коронавирус штаммнарыннан нәрсә белән аерыла?

- ВОЗ классификациясе буенча Б.1.529 линиясе коронавирусының яңа геноварианты "омикрон" дигән исем алды һәм шактый борчу тудыра торган вариант дип танылды (VOC).

Төрле комбинацияләрдә элегрәк тә очрый торган мутацияләр вирусның трансмиссивлыгына һәм контагиозлыгына йогынты ясый, ягъни вирусның йогышын арттыра, рецепторлар белән бәйләнешне көчәйтә, вирусның күзәнәкләргә үтеп керүен потенциаль көчәйтә, йогышлылык артуга тәэсир итә. Шуңа күрә коронавирусның яңа варианты, чыннан да, җитди борчу тудыра һәм кичекмәстән һәм һәрьяклап өйрәнүне таләп итә.

2. Россия Федерациясендә «омикрон» дигән яңа штамм ачыкланганмы?

- Бүгенге көндә Россиядә бу штаммның расланган очраклары юк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җентекле мониторингны дәвам итә.

3. Гамәлдәге тест-системаларны «омикрон»ның яңа штаммы билгели аламы?

- Россиядә кулланыла торган барлык ПЦР-тест-системалар, шул исәптән яңа «омикрон»штаммы белән авыруны ачыклау өчен дә нәтиҗәле.

Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институты (ЦНИИ) лаборатория дифференциаль диагностикасы өчен яңа штаммның тулы эзлеклелеге басылып чыккан мизгелдән диагностикум эшләгән инде. Ул диагнозны раслап кына калмыйча, коронавирус үрнәгенең нәкъ менә шушы штаммга туры килүен дә билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International