Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә онлайн тест узды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

14 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова балигъ булмаган балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча онлайн тест үткәрде.

Тестларның төп акценты-юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Очрашу барышында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, юл билгеләре, юл йөрү өлешендә үзеңне ничек дөрес тотарга, караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручыларның әһәмияте турында искә төшерделәр һәм беркеттеләр. Тест нәтиҗәләре буенча балалар шактый яхшы белем дәрәҗәсен күрсәттеләр.  Кайбер сораулар кыенлыклар тудырды. Димәк, куркынычсызлык күнекмәләрен кабатлау һәм эшкәртү буенча системалы эш кирәк, дигән нәитҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International