ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 14 декабрьдә аязучан болытлы һава көтелә.
Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз кар.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-8˚.
Юлларда бозлавык.