Хөрмәтле лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар һәм районыбыз кунаклары, 2011 елның 20 декабреннән алып 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары белән республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юллары искәрмә булып тора), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.

Лениногорск шәһәрендә пиротехника җибәрү өчен махсус мәйданчык Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә, чокырда урнашкан.

Закон бозучыларга Россия Федерациясе законнары нигезендә штраф рәвешендә административ җаваплылык кулланылачак.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар физик затларга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик затны рәсмиләштермичә) — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак, дип искәртә.

Янгынга каршы махсус режим 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International