Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле газеталарга беренчеләрдән булып язылды

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле «Лениногорские Вести» һәм «Заман сулышы» басмаларына, шулай ук «Известия Татарстана» һәм «Республика Татарстан» басмаларына 2022 елның 1 яртыеллыгына язылды. 

"Интернетның югары темпларда үсүенә карамастан, газеталар актуальлеген югалтмый. Ул, элеккечә үк, халыкка мөһим мәгълүмат җиткерүнең төп чарасы", - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзәмович.

Шәһәр һәм район Советлары депутатларын, оешма һәм предприятие җитәкчеләрен район Башлыгы үрнәгенә иярергә чакырабыз.

Шулай ук район Башлыгы Рәгать Хөсәенов ел саен үткәрелә торган «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясендә иң беренче булып катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 6 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр «Лениногорскские Вести» һәм «Заман Сулышы»җирле басмаларына ташламалы бәядән язылу декадасы старт алды.

Язылырга мөмкин:

- теләсә кайсы почта бүлегендә;

- 8-987-221-81-86 телефоны буенча почтальонны өйгә (предприятиегә) чакыртып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International