Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов планеркада район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән бергә,җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан Гөлфия Арсланованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аңа сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде.
Гөлфия Акдас кызының 20 еллык муниципаль хезмәт стажы бар: аларның 7 се-эчке эшләр органнарында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы, 6 елдан артык - Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Лениногорск районындагы һәм Лениногорск шәһәрендәге идарәсендә начальник, 7 елдан артык-Лениногорск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында эш тәҗрибәсе бар
2014 елның 23 июленнән «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2017 елда Гөлфия Акдас кызы лаеклы ялга китте.