Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы территориясендә 60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакцинацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Лениногорск районы Башлыгы урынбасары, Совет аппараты җитәкчесе, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары, мәдәният, яшьләр һәм спорт идарәсе, коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.
Лениногорск районы Башлыгы билгеләп үткәнчә, Лениногорск районында барлыгы 60 яшьтән өлкәнрәк 19325 кеше яши, аларның 51 проценты гына прививка ясатылган. "Бу, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация үткәрү һәм аңлату эшләре алып бару өчен җитәрлек көч куелмый дигән сүз", - дип билгеләп үтте район Башлыгы. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.