Лениногорск шәһәрендә велосипед спорты буенча Россия беренчелеген уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск шәһәрендә велоспорт буенча Россия беренчелеген үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә республиканың Велоспорт Федерациясе, Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, шәһәр һәм район Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә чараны оештыру һәм уздыру буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар: трассаны әзерләү, ярышлар вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, волонтерлар эше турында сөйләштеләр. 

Ярышлар Лениногорск районы территориясендә 2022 елның 12 июленнән 16 июленә кадәр узачак, 100 дән артык спортчы катнашу көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International