Лениногорскида хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату дәвам итә

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, иртә таңнан, 15 егет Россия армиясе сафларына хезмәт итәргә китте.

Россия Кораллы Көчләрендә бер еллык мәҗбүри вакытлы хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яисә хәрби хезмәт узудан отсрочка яки азат ителмәгән ир-атлар чакырылырга тиеш.

Көзге чакырылыш 1 октябрьдә старт алды һәм 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Озату ноябрь аенда узды һәм декабрь аенда дәвам итәчәк. Лениногорскиның 70тән артык егете көзге чакырылышта Россия армиясендә хезмәт итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International