ТР атказанган табибын, Лениногорск сәламәтлек саклау ветеранын юбилее белән котладылар

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Зөһрә Кульгильдина - Лениногорск сәламәтлек саклавының легендасы. Ул дистәләрчә еллар участок терапевты булып эшләде. 1992 елда аны - югары категорияле табибны, вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр. 

Юбилярны район Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров һәм профком рәисе Зөлфия Мөгинова котлады.

Очрашу вакытында юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков ветеранга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде, район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International