Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов салым җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов салым җыю мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, Совет аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов, Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин, Лениногорск Россия кулланучылар күзәтчелеге бүлеге начальнигы Раил Галиев, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җыелучыларның игътибарын салымнар җыю буенча үткәрелә торган чараларга юнәлтте, шулай ук адреслы эшкә, шул исәптән салым түләүдән качып йөрүче гражданнарга аерым игътибар бирергә кушты.

Ул мәгълүмат-аңлату эшен көчәйтергә кушты, аның барышында гражданнар барлык җаваплылыкны аңларга тиеш.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча башкарма комитет хезмәткәрләрен, комиссия әгъзаларын һәм суд приставларын җәлеп итеп рейд чаралары үткәрү  турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International