"Яшьлек " спорткомплексында грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

4 декабрь көнне "Яшьлек" спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге үтте.

Ярышларда 2009-2012 елларда туган 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенең 60 яшь көрәшчесе катнашты.

Үз авырлык категорияләрендә Мортазин Радмир, Иванов Егор, Антонов Павел, Пикалов Илья, Лобанов Николай, Хәбибуллин Ринат, Носов Ярослав, Власов Артем, Иванов Кирилл җиңеп чыктылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International