«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында педагог-психолог Диләрә Мортазина Лениногорск шәһәренең 8,10 нчы мәктәпләр, 2 нче лицей укучылары белән «Игелекле елмаю» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты-балалар коллективында уңай шартлар тудыру, мускул киеренкелеген төшерү, үз-үзеңне бәяләүне арттыру, игътибарны үзгәртү, детальләргә игътибар туплый белү, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, балаларны активлаштыру.
Балалар кызыксынып биремнәр үтәделәр, уеннарда һәм күнегүләрдә актив катнаштылар. Әлеге чара тәмамланганнан соң педагог-психолог балаларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалар кызыклы шөгыль өчен рәхмәт белдерделәр, фикерләрен белдерделәр.