Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны вакцинацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген мэриядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районы халкын вакцинацияләү мәсьәләсе буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Лениногорск районы Башлыгы урынбасары, Совет аппараты җитәкчесе, хокук саклау органнары, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары, «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы катнашты.

Лениногорск районында Роспотребнадзор башлыгы Илдар Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ОРВИ белән авыручы гражданнар саны узган ел күрсәткечләреннән артмый, эпидемиологик хәл тотрыклы, әмма гражданнарны вакцинацияләү турында онытмаска кирәк.

«Лениногорск Үзәк район хастаханәсе»  баш табибы Рим Әмиров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Лениногорск районында 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны вакцинацияләү акрынайган.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов яшь буынга (студентларга) һәм өлкән яшьтәге кешеләргә вакцинация ясау темпларын көчәйтергә кушты. Өлкән буын кешеләре белән вакцинацияләүнең кирәклеге турында аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк, дип билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International