Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Яңа ел чараларына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген мэриядә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Яңа ел чараларына әзерлек һәм аны оештыру буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет, шәһәр һәм район советының структур бүлекчәләре, бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм оештыруда катнашучыоешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре дә катнашты, киңәшмә ТР Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды.

Үзәк Яңа ел чыршысын оештыру һәм бизәү буенча җыелучыларны Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков узачак чаралар, ә мәдәният, яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе начальниклары Яңа ел каникулларында мәдәни һәм спорт чаралары турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International