Форум Лениногорск шәһәрендә иреклелек хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән волонтерларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друкның сәламләү сүзе, Рәхмәт хаты, Лениногорск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм стипендиясе тапшыру белән башланып китте.
Аннары Рәхмәт хатларын "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" начальнигы урынбасары Илюхина Светлана Григорьевна һәм Яшьләр үзәге директоры Демакина Елена Николаевна тапшырдылар.
Шулай ук чара барышында катнашучылар өчен «ДобрыйQUIZ» дигән мавыктыргыч квиз-уен үткәрелде, анда алар, командаларга бүленеп, иреклелек турында актуаль сорауларга җавап бирделәр.
Чара ахырында 2022 елга Лениногорск районында волонтерлыкны үстерү буенча бурычлар куелды.