"Эшлекле дүшәмбе" лаеклы бүләк тапшыру белән башланды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.

«Эшлекле дүшәмбе» эше «Минем гаиләм, минем Россия» Бөтенроссия рәсем конкурсында «Профессионал» төркемендә ««СемьЯ» номинациясендә җиңүче Матвей Крыловны бүләкләү белән башланып китте. Матвей - Татарстан Республикасыннан бердәнбер җиңүче!

Матвейны бүләге белән котлыйбыз. Һәм, әлбәттә инде, рәхмәт сүзләрен укытучысы Толстова Эльмира Сәгыйт кызына һәм әнисе Нина Сергеевнага юллыйбыз.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Кар чистарту, шәһәр һәм район территориясен чистарту, йорт түбәләрен һәм биналарны чистарту;

2. Лениногорск районында янгын куркынычсызлыгы;

3. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычларын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү, өлкән буынны вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;

4. Шәһәр һәм районны Яңа ел чараларына әзерләү һәм бизәү;

5. Көзге чакырылыш - 2021.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International