Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 4 декабре, шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә.

2021 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;

көндез көньяк-көнбатыштан исүче җил, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.

Көчле буран чыкканда, үзеңне ничек тотарга?

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз,  Ялгыз чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая баруыгызны хәбәр итегез. Әгәр юлда калсагыз һәм машинадан чыгарга туры килсә,  читкә китмәгез

Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче эләккән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнен көтеп торыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International