Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда инвалидлар көне билгеләп үтелә- ул инвалидларның җәмгыять тормышына интеграцияләнүенә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән халыкара чара. Рәсми рәвештә үткәрү датасы 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән иде. Бу көн игълан ителгән максатлар-кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.
Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Шәһәр һәм район үзешчәннәре, Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбан чакырылган кунакларга җылы атмосфера һәм шатлык бүләк иттеләр.