Тыл хезмәтчәне янына бардылар

2021 елның 3 декабре, җомга

2 нче декабрь көнне Лениногорск районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары Ләйсән Габидуллина һәм Азалия Фәрхетдинова белән берлектә тыл хезмәтчәне, Татьяна Байрембаевна Николаева янына бардылар. Ул бик теләп кунаклар белән сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, аның өлешенә төшкән авырлыклар турында хатирәләре белән уртаклашты.

Татьяна Николаева тумышы белән Лениногорск районының Иске Суркино авылыннан. Сугыш башланганда аңа нибары ун яшь була. Татьянаның әтисе сугыш вакытында яралана һәм тиздән үлә.

Волонтерлар тыл хезмәтчәненә бүгенге тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International