Лениногорскида Билгесез солдат көне уңаеннан һәйкәл янына җыелдылар

2021 елның 3 декабре, җомга

Билгесез солдат көне Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде.

Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Бүген әлеге истәлекле дата уңаеннан Лениногорскидагы "Мәңгелек ут" мемориалына чәчәкләр салдылар.

Монда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, «Юнармия», «Боевое братство» оешмалары вәкилләре, ветераннар, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International