QR-кодлар буенча рейд кибет директоры өчен беркетмә белән тәмамланды

2021 елның 3 декабре, җомга

Кафе һәм кибетләргә кергәндә  QR-кодларны чтикшерүче оешма хезмәткәрләрен тикшерү буенча рейдлар хокук саклау органнары тарафыннан көн саен үткәрелә.

Азык-төлек булмаган товарлар сату (кием сату) белән шөгыльләнүче Лениногорск кибетләренең берсендә QR-кодны тикшерү үткәрелмәгән. Сәүдә залының мәйданы 150 квадрат метрдан артып китә. Полиция хезмәткәрләре кибет директорына карата РФ КоАП 20.6.1 ст.1 ө. буенча («Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү») административ беркетмә төзелде.

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, әлеге чараларны бозган өчен гражданнарга - 1 меңнән 30 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 10 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр; юридик затларга-100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салу куркынычы яный. Шәхси эшмәкәр яки юридик зат өчен кабат бозылган очракта 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.

Бу очракта, суд карары нигезендә, 10 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

Җәмәгать туклануы биналарының берсендә элегрәк үткәрелгән тикшерү 1 айга эшчәнлекне туктатып тору белән тәмамланды. Шулай ук, беренче очрактагы кебек үк, шәхси эшмәкәр бинага кергәндә гражданнарда QR-кодларның булуын тикшерүне оештырмаган. Административ беркетмә РФ КоАП 20.6.1 ст. 2 өлеше буенча төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International