1 декабрьдә «Бөтендөнья ВИЧ/СПИДка каршы көрәш көне»билгеләп үтелә. Шушы көн кысаларында «Логос» үзәге белгечләре чаралар сериясен үткәрделәр.
«Логос «балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ базасында «Лениногорск нефть техникумы»ДАҺБУНЫҢ икенче курс студентлары белән профилактика буенча төркемле дәрес узды. Әлеге чара яшьләр арасында ВИЧ/СПИД проблемасы буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә, яшьләрдә үз сәламәтлекләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә карата җаваплылык арттыруга ярдәм итте. Соңыннан алар үткәрелгән чара турында үз фикерләрен һәм акциягә ярдәм йөзеннән уртаклаштылар, хештеглар белән фотога төштеләр.
1 нче декабрь көнне 11 нче гимназия базасында "Без СПИДка каршы" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар үзләренең проблемаларны күзаллауларын ясадылар. Җиңүчеләр: 1 урын-Камалтдинова Алия (8а), 2 урын-Михайлова Эвелина (8б), 3 урын - Омельчен Глеб(6б).