Хәзер балалар өчен салымнарны әти-әнисенең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. «Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар гына керә торган тулы исемлек барлыкка килде. Кулланучыларны бу исемлектә кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанция бастырып чыгарырга мөмкин.
Баланы әти-әнинең шәхси кабинетына өстәү өчен түбәндәге көйләүләрне башкарырга кирәк:
- баланы шәхси кабинетка тоташтыру. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була.
- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Семейный доступ» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына запрос җибәрергә.
- җибәрелгән запросны баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.