2 нче декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова Лениногорск шәһәренең 14 нче мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Яхшылык дөньяны коткарыр» дип исемләнгән арт-терапия дәресе үткәрде. Очрашуның төп максаты-балигъ булмаганнарда игелеклелек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер-береңә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар «Цветик-семицветик»дигән гыйбрәтле мультфильм карадылар. Фикер алышу булды. Әңгәмә барышында балалар башкалар турында кайгырту һәм ярдәм итү – зур бәхет дигән нәтиҗә ясадылар.
Үзәк белгече Анна Закирова истәлекле бүләкләр тапшырды, һәрвакыт бер-береңә карата игелекле һәм ярдәмчел булырга дигән теләкләр әйтелде.