"Логос" үзәге педагог-психологы һәм волонтерлары тыл хезмәтчәне янына бардылар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрь көнне педагог-психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм «Логос» үзәге волонтерлары пенсионер, хезмәт ветераны Портнова Фекла Архиповнага бардылар.

Хуҗалар балаларны шатланып каршы алды. Волонтерлар кар чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Эшләр тәмамланганнан соң, Фекла Архиповна аларга башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм чәй табыны артында үзенең авыр балачагы һәм сугыштан соңгы тормышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International