"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре Әниләр көненә багышланган чара уздырды

2021 елның 26 ноябре, җомга

25 нче ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Ильина Зинаида, Васильева Людмила һәм Федорова Наталья Федотовка авылында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырганнар. Чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның активлыгын саклау,хатын-кызларга сакчыл караш тәрбияләү, гаилә нигезләрен ныгыту.

Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм концерты, чәй өстәле әзерләнгән иде, укучылар, волонтерлар әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең нәтиҗәсе күтәренке кәеф, файдалы аралашу булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International