25 нче ноябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова Әниләр көненә багышланган чара үткәрде. Чара 3 нче ТОС базасында 2 нче номерлы патрульлек участогында узды, анда әлеге участокта яшәүчеләр һәм социаль хезмәт алучылар катнашты. Чараның максаты: хатын-кызга сакчыл караш тәрбияләү, гаилә нигезләрен ныгыту, күп балалы аналарны хөрмәтләү.
Чара викторина формасында узды, катнашучылар бик теләп табышмакларга, әкиятләрдән өзекләр чиштеләр, аналар темасына багышланган мәкальләрне искә төшерделәр.