Бүген Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Традиция буенча бәйрәмдә төп кунаклар-хатын-кызлар булды.
"Әниләр көне-ул дулкынландыргыч, һәм, мөгаен, иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, – дип билгеләп үтте Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков.
Бәйрәмгә чакырылучылар өчен генә бу көнне котлау сүзләре әйтелде, матур җырлар башкарылды, күңелле шигырьләр укылды. Бу көнне әниләр адресына бик күп игелекле һәм ихлас сүзләр әйтелде.