ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр;
- юлларда бозлавык.
Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12, аязган вакытта -16. Көндез максималь һава температурасы -2..-6˚.