Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Аның эшендә шәһәр һәм район Советының һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә чыгарылган иде: Лениногорск районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы, Лениногорск районының һәм Лениногорск шәһәренең 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты проекты, беренче укылышта «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс һәм башка мөһим мәсьәләләр.