Лениногорск «Исток-Башлангыч»комплекслы үзәгендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балаларның хокукларын яклау, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары мәсьәләләре буенча берничә чара уздырды.

Йөкле хатын-кызлар белән ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру максатыннан, бала тууны көтә торган гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары буенча әңгәмә үткәрелде.

Шулай ук опекуннар һәм опекун булырга теләгән гражданнар өчен түгәрәк өстәл оештырылды, анда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча хокукый ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International