Лениногорскида Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды

2021 елның 19 ноябре, җомга

19 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Лениногорск муниципаль районы территориясендә мәгариф идарәсе бинасында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү үткәрелде.

Чарада төрле структур оешмаларның вәкилләре - җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, прокурор урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, опека һәм попечительлек секторы мөдире, нотариус, «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе мөдире, нотариус, ведомствоара комиссия белгече, суд приставлары хезмәте идарәсе вәкиле, адвокатлар коллегиясе вәкиле, социаль яклау белгече катнашты.

Консультатив хокукый ярдәм күрсәткәндә түбәндәге мәсьәләләр каралды: ата-аналар үлгәннән соң мирасны рәсмиләштерү дөреслеге, торак бинаны яраксыз дип тану, на капиталын, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны милеккә рәсмиләштерү.

Һәр мөрәҗәгать итүче җентекле һәм компетентлы консультатив хокукый консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International